«КАМАЗ-Мастер» командасы «Ефәк юл-2024» узышларында катнаша
Алар 5243 км юл узачак.
5 июль "Ефәк юл-2024" («Шёлковый путь-2024») узышлары башлана. Быел ул 12 тапкыр уздырыла. Ярышлар 11 этаптан торачак. Пилотлар Көнбатыш Себер, Монголия юллары, Гоби чүлләре аша йөриячәк. Томсктан кузгалалар, финиш - Монголия каласы Улан-Баторда. Узышчылар 5 меңнән артык юл үтәчәк.
"Ефәк юл-2024" узышларында "КАМАЗ-Мастер" командасы да катнаша. Ярышларга алар 1 ел дәвамында әзерләнде. Ралли алдыннан спортчылар табибларга күренде. Машиналарны да җентекләп тикшерделәр. Ярышларда барлыгы 5 экипаж катнашачак. Алар:
302 экипаж: Эдуард Николаев (пилот) – Евгений Яковлев (штурман) – Дмитрий Авдеев (механик);
303 экипаж: Дмитрий Сотников – Руслан Әхмәдиев – Илгиз Әхмәтҗанов;
305 экипаж: Андрей Каргинов – Иван Мальков – Данил Телепов;
306 экипаж: Богдан Каримов – Дмитрий Никитин – Алмаз Ахмедов;
308 экипаж: Сергей Куприянов – Александр Куприянов – Иван Татаринов.
Искәртергә кирәк, "КАМАЗ-Мастер" - "Ефәк юл-2024" раллиенда җиңүләр саны буенча рекор куйган команда. Спортчылар 10 тапкыр беренчелекне яулады.
"Ефәк юл-2024" ралли-рейды 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Фотолар "КАМАЗ-Мастер" сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев