Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"КАМАЗ" мәдәният сараенда «Сокровище нации – Милләтем хәзинәсе» фестивале узачак

23 март көнне 15:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Сокровище нации – Милләтем хәзинәсе» татар милли мәдәнияте фестивале узачак.

Чараның максаты – республика халкының татар халкының әдәби һәм мәдәни-тарихи мирасына, аның музыкаль, башкару һәм сәнгать мирасына кызыксынуларын җәлеп итү.

Фестиваль кысаларында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге белгечләрдән һәм педагоглардан халык вокалы, хореография, театр сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать буенча иҗади остаханәләр оештырылачак. «Татар милли костюмы һәм бизәнү әйберләре» экспозициясен тәкъдим итү булачак, татар гамәли иҗаты буенча эшләнмәләрдән күргәзмә оештырылачак, шулай ук артистлар, шәһәребезнең иҗат коллективлары катнашында концерт программасы оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев