КАМАЗда битлек режимы бетерелде
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗда битлек режимы бетерелде

Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев хәбәр итте.

“Вакытында күрелгән чаралар һәм шул сәбәпле авырулар саны кимү нәтиҗәсендә, «КАМАЗ» АҖ бүлекчәләрендә эпидемиологик шартлар яхшырды”, - дип белдерде автогигант вәкиле.

Исегезгә төшерәбез, илебездә һәм Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, агымдагы елның 1 августында «КАМАЗ»да янә битлек режимы кертелгән иде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


коронарвирус

Нет комментариев