Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камазлылар корпоратив ялдан чыкты

Компания хезмәткәрләре ике атна ял иткән.

«КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре корпоратив ялдан чыктылар. Түләүле ял ике атна дәвам итте - 9-22 августка кадәр, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗ"а.
Автогигант хезмәткәрләре корпоратив ялының беренче һәм икенче өлеше гыйнвар һәм май айларында булды. 
Гадәттәгечә, штат режимында сату, лизинг, җитештерүне планлаштыру һәм әзерләү өлкәсендә эшләүче бүлекчәләр хезмәткәрләре, шулай ук җиһазларны планлы ремонт һәм модернизацияләү белән шөгыльләнгән сервис хезмәтләре эшләвен дәвам итте. Компаниянең бу хезмәткәрләре махсус эшләнгән отпуск графигы буенча ял итә.
Августның калган алты эш көнендә 1200 "КАМАЗ" йөк машинасы чыгарырга туры киләчәк.

Фото: «Вести КАМАЗа»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КАМАЗ