Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ка­мил Сә­ми­гул­лин: «Җә­мигъ мә­че­те Чал­лы­нын эн­җе­се бу­ла­чак»

 Мә­чет­не тө­зеп җит­ке­рү өчен 800 мил­ли­он сум­лап ак­ча ки­рәк.  Бу эш­не 4-5 ел­да баш­ка­рып чы­гар­га план­лаш­ты­ры­ла.

Та­тар­стан мө­сел­ман­на­ры Ди­ния Нә­за­рә­те ку­бо­гы­на мил­ли кө­рәш һәм кул кө­рә­ше бу­ен­ча Рә­сәй­кү­ләм XII тур­нир­га кил­гәч, ТР баш мөф­тие Ка­мил Сә­ми­гул­лин Жә­мигъ мә­че­те тө­зе­ле­ше бе­лән та­ныш­ты. Объ­ект­ны шә­һәр мэ­ры На­ил Мәһ­ди­ев күр­сә­теп йөр­де.

Исе­гез­гә тө­ше­рә­без, Жә­мигъ мә­че­те­нә ни­гез 1992 ел­да са­лын­ды. Ан­на­ры ак­ча бул­мау сә­бәп­ле тук­тал­ды. Фә­кать уз­ган ел­да шә­һәр­нен хә­зер­ге жи­тәк­че­лә­ре бу эш­не уры­нын­нан куз­гат­ты. Бү­ген­ге көн­дә мә­чет­нен кар­ка­сы тө­зе­лә, көз­гә ма­на­ра­лар­ны  ур­наш­ты­ру план­лаш­ты­ры­ла. Сүз уңа­ен­нан, мә­чет 4 ма­на­ра­лы , 5 гөм­бәз­ле бу­ла­чак. Үзәк ма­на­ра - 31 метр би­ек­лек­тә. Мә­чет берь­ю­лы 3200 ке­ше сый­ды­ра ала­чак. Ди­ни бәй­рэм­нәр­дә 20 мең ке­ше­гә исәп­лән­гән мәй­дан да бул­ды­ру күз­дэ то­ты­ла. Үзәк мә­чет­кә Чал­лы мөх­тә­си­бә­те дә кү­чә­чәк. Би­ре­дә зур  уку, гый­бә­дәт кы­лу зал­ла­рын­нан тыш  ин­ва­лид­лар өчен ае­рым на­маз кы­лу бүл­мә­лә­ре, ис­лам му­зее, ни­ках­лар тер­кәү өчен урын ка­рал­ган.

На­ил Мәһ­ди­ев: “Тө­зе­леш эш­лә­ре­нең бер көн дә тук­та­лып тор­га­ны юк. Мә­чет һәм храм­нар фә­кать ха­лык­тан җы­ел­ган ак­ча­га тө­зе­лә – бер ти­ен дә бюд­жет ак­ча­сы то­тыл­мый”, - дип ис­кәрт­те.

Шө­кер,  бу из­ге эш­кә үз  өлеш­лә­рен  кер­тер­гә те­лә­ү­че­лэр би­хи­сап. Де­пу­тат­лар, эш­мә­кәр­ләр ге­нә тү­гел, га­ди ке­ше­ләр дә чит­тә кал­мый бу га­мәл­дән. Алар­нын исе­ме мэ­чет та­ри­хы­на ал­тын хэ­реф­лэр бе­лэн язы­ла­чак.  Оч­ра­шу­да ка­танш­кан Эл­фэс хэз­рэт Гай­фул­лин бер ми­сал да ки­тер­де: “Шу­шы көн­нәр­дә ге­нә мә­чет­кә ике ха­ным ки­леп кер­де. Мә­чет тө­зе­ле­ше­нә ак­ча би­рә­без, дип. Шә­һәр­дә­ше­без  Зөл­фия Гый­ни­я­тул­ли­на пен­си­я­сен җы­еп 700 мең сум ак­ча ки­тер­гән бу­лып чык­ты. Мон­дый дин кар­дәш­лә­ре­без бул­ган­да эше­без­не ахы­ры­на җит­ке­рер­без, Ин­шал­ла!” 

Бел­гә­не­гез­чә, мә­чет тө­зе­ле­ше­нә ке­реш­кәч үк На­ил Мәһ­ди­ев та  үз га­и­лә­се исе­мен­нән 1 мил­ли­он сум ак­ча бир­гән иде.  «Бу мә­чет­нең тө­зе­леп бе­тү­ен га­и­лә­без бе­лән кө­тә­без. Ае­ру­ча, Бө­гел­мә­дә яшә­ү­че 87 яшь­лек әни­ем кы­зык­сы­нып, көн са­ен ди­яр­лек со­ра­шып то­ра. Ул үзе дү бик ди­ни, укы­мыш­лы ке­ше. Чал­лы ке­бек зур шә­һәр өчен Җә­мигъ мә­че­те­нең әһә­ми­я­тен бө­тен йө­рә­ге бе­лән аң­лый»,- дип ур­так­лаш­ты ул.

 Мә­чет­не тө­зеп җит­ке­рү өчен 800 мил­ли­он сум­лап ак­ча ки­рәк.  Бу эш­не 4-5 ел­да баш­ка­рып чы­гар­га план­лаш­ты­ры­ла. ТР Мөф­тие дә күр­гән­нәр­дән ка­нә­гать ка­лып: «Жә­мигъ мә­че­те ха­лык­ны үзе­нэ тар­тып то­ра­чак, ул шә­һәр­нең эн­җе­се бу­ла­чак», - ди­де.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев