Капиталь ремонт сентябрьдә тәмамланырга тиеш
Яңалыклар тасмасы

Капиталь ремонт сентябрьдә тәмамланырга тиеш

Йогышлы авырулар хастаханәсенең “Б” блогында капиталь ремонт агымдагы елның сентябрендә тәмамланырга тиеш

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев төзүчеләр алдына шундый бурыч куйды. Бүгенге көндә объектта сүтү эшләре бара. Подрядчылар белән бу эшләрне тәмамлау вакыты сөйләшенгән.“Киләсе җылыту сезонына, сентябрьгә кадәр, без төзүчеләр алдына барлык эшләрне тәмамлау бурычы куябыз. “Б” блогына җылылык җибәреп, капиталь ремонтланган корпусны файдалануга тапшырырга кирәк. Без 24/7 режимында эшләргә тиешбез”, - диде мэр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев