Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кар һәм боз катламының калын булуы балыкларга зыянга булган

Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетында республиканың кечкенә сулыкларында балыклар үлү ихтималы турында кисәткәннәр.

Белгечләр фаразынча, быел алар узган елдагыдан күбрәк һәлак булырга мөмкин. “Кыш бик карлы килде, балыкның боз катламы астында ничегрәк кышлавын соңрак беләчәкбез. Елгалар боздан арынганчы, хәлне тулысынча аңлап булмый әле. Боз эреп беткәч кенә чынбарлыкны күрәчәкбез. Әмма быелгы чынбарлыкның күңелсезрәк булачагы күздә тотыла”, – ди алар. Кышын балыкларга кар һәм боз катламының зур булуы, температураның “уйнавы” тискәре йогынты ясаган. Зур кар катламы, бозны сындырып, балыкларга кислородны томалаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев