Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кар явып юлларын кискән.

Тау башында көтү көткән, болай булыр диеп уйламаган.

Көтүче 900 баш мал белән кар тоткынлыгында калган.

Узып киткән яллар Дагстан көтүчесе Магомед Алиев өчен гадәттән тыш шартларда үткән.

“Life.ru” басмасы хәбәр итүенчә, көтүче 900 баш терлек белән Калмыкиянең Приютненский районы тирәсендә кар әсирлегендә калган. Буран чыгып, бөтен юлны каплаган һәм малларны көрттән берничек тә алып чыгу мөмкин булмаган.

Көтүченең хатыны социаль челтәрләрдә “900 баш әнә күпме генә калган. Ирем бишенче көн далада туңа...” дип язганнан соң гына ярдәм килә.

Ике күрше төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыклары килешеп, юлны кар өемнәреннән чистарту өчен махсус техника җибәргәч, көтүче исән-имин өенә кайтып керә. Әмма биш тәүлек эчендә сарыклар саны шактый кимеп өлгерә. Югалтулар 100 башка якын, диелгән хәбәрдә.

Фото: news-r.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: катострофа

2
X