Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Кара» риэлтор 170 чаллылыны фатирсыз калдырган

Алданган клиентлар реестрында 170 кеше исәпләнә. Зыян 300 млн. сум тәшкил итә.

Чаллы судында күчемсез милек өлкәсендә аеруча зур күләмдә мошенниклык турындагы эш карала.

«Респект» күчемсез милек агентлыгын җитәкләгән риэлтор Албина Созонова 2019 елның апреленнән 2020 елның гыйнварына кадәр 15% ташлама белән яңа йортлардан фатир сатып алырга тәкъдим иткән.

Бәяләрнең түбән булуын риэлтор, йорт төзелә башлаганчы күпләп алып куюы белән аңлаткан. Нәтиҗәдә, күпләр фатирсыз да, акчасыз да калган.

2020 ел башында риэлтор корбаннары полициягә гариза бирә башлаган. Шул ук елның мартында Созонова кулга алына.

Бүген алданган клиентлар реестрында 170 кеше исәпләнә. Зыян 300 млн. сум тәшкил итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд