Кәримнең әнисенә – 100 мең сум акча
Яңалыклар тасмасы

Кәримнең әнисенә – 100 мең сум акча

Хәрби сабыен беренче тапкыр видеоэлемтә аша күрде

Чаллыда Гүзәл белән Рамил Шәфигуллиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның уллары Кәрим туды. Гүзәлне сабые белән бала тудыру йортыннан каршы алырга туганнары, әти-әниләре, дуслары, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм башка җитәкчеләр килгән иде. 

Бу юкка гына түгел, чөнки Кәримнең әтисе бүгенге көндә өлешчә мобилизация кысаларында, махсус хәрби операциядә катнаша. Ул видеоэлемтә аша улын күрә алды. 

«Яшь әнине сабыйлары туу белән котлап, 100 мең сум акча һәм бүләкләр тапшырдым. Кәрим сау-сәламәт булып үссен», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 
Сүз уңаеннан, Кәрим – әби-бабасының беренче оныгы. Аңа әти-әнисе, әби-бабайлары белән тулы дус, тату гаиләдә бәхетле булып үсәргә язсын. 
Фотолар Наил Мәһдиевнең «Вконтакте» битеннән алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев