Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Каты салкыннар килә

Республиканың кайбер районнарында 20 градус салкын булуы ихтимал.

Атлантик циклон нәтиҗәсендә Россиянең кайбер төбәкләрендә җиңелчә салкын  һава торышы саклана.

Бүген атмосфера фронты республикада һава торышын бозарга мөмкин. Көндез кар, юеш кар явуы ихтимал.

17 декабрьда циклон республиканың төньяк-көнчыгыш ягына күчә. Күп районнарда кар, буран булуы көтелә. Төнлә һәм иртән температура -8-13 градус, аязган вакытта -17 градус була. Көндез -6-11 градус.

15 декабрьда – 13-18 градус салкын булыр диләр синоптиклар.

Атна башында республикада янәдән кар, буран булырга мөмкин. 16 декабрь төнендә температура -9-14 градус, 17 декабрьда -5-10 градус, көндез -2-7 градус салкын булыр дип фаразлана. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы