Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда борылучы машиналарны теркәү өчен ярамаган урында тагын бер камера куйдылар

Юл чатларында борылу кагыйдәләрен бозган өчен 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр штраф салалар

 Казанның Тихомирнов, Фрунзе урманы һәм Туфан Миңнуллин урамнары чатында хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү өчен камера куйганнар. Ул 21 гыйнварда эшли башлаган инде.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, Казанда юл чатларында борылу һәм борылыш ясау кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә теркәү җайланмаларын урнаштыру дәвам итә.

Декабрьдә әлеге чатта «Хәрәкәт турыга яки уңга» дигән юл билгесе урнаштырганнар. Хәзер биредә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне ЮХИДИ хезмәткәрләре видеокүзәтү ярдәмендә контрольдә тота алачак.

Юл чатларында борылу һәм борылыш ясау кагыйдәләрен бозган өчен 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Казанда декабрь азагыннан видеотеркәү җайланмалары һәлакәтләр аеруча күп теркәлгән 19 чатта урнаштырылды, диелә бу хәбәрдә. 

Чыганак: Татар-информТатар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X