Казанда дүрт җиңел автомобиль катнашындагы авариядә алты яшьлек кыз зыян күргән
Яңалыклар тасмасы

Казанда дүрт җиңел автомобиль катнашындагы авариядә алты яшьлек кыз зыян күргән

Юл һәлакәте узган шимбәдә Чыңгыз Айтматов урамында булган

 Казанда дүрт җиңел автомобиль катнашындагы авариядә алты яшьлек кыз зыян күргән. Бу хакта Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

14 ноябрьдә Айтматов урамында берничә машина катнашында юл һәлакәте булган. «Киа Рио» автомобиленең 67 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә «Фольксваген Поло» машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, «Фольксваген» - «Хендэ Элантра» автомобиленә, анысы, үз чиратында, 14нче модельле «Лада»га килеп сыланган.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Фольксваген»ның йөртүчесе һәм «Лада»ның 6 яшьлек пассажиры җиңелчә тән җәрәхәтләре алган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев