Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда пиротехника эшләнмәләре куллану өчен мәйданчыклар расланган

Киров дамбасы яр буенда, Казансу ярында, Казансу акваториясендә салют ату өчен урыннар билгеләнгән.

Казанда фейерверк аттыру өчен мәйданчыклар исемлеге расланды.Фейерверк атуны берничә ноктада оештырырга мөмкин. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фейерверк атуны Киров дамбасы яр буенда, Казансу ярында («Ривьера» кунакханә комплексы белән «Казан» гаилә үзәге арасында), Казансу акваториясендә һәм Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә шәһәр районнары администрацияләре билгеләячәк мәйданчыкларда оештыру мөмкин.

Моннан тыш, контрольлек итүче органнар белән килешү буенча башка территорияләр дә сайланачак.

Казан Башкарма комитетының Гражданнар яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов фейерверк атуны оештыручы пиротехник эшләнмәләр куллануга лицензия булырга, аларны эшләтеп җибәрүгә карата барлык таләпләрне үтәргә һәм тамашачылар өчен куркынычсызлык тәэмин итәргә тиешлеген аңлатты.

Рөхсәт алу өчен, оештыручы 14 эш көненнән дә иртәрәк булмаган вакытта, әмма чара үткәрү датасына кадәр 5 эш көненнән дә соңга калмыйча шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә язмача гариза бирергә тиеш, диелә хәбәрдә.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев