Казаннан – Данангга...
Яңалыклар тасмасы

Казаннан – Данангга...

Башкала аэропортында яңа рейс барлыкка килде.

Казан аэропортында Вьетнамның үзәк өлешендәге  Данангга самолетлар оча башлады. 
Рейсларны VietJet Air авиокомпаниясе билгеле көннәрдә, гадәттә чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 377 урынга исәпләнгән Airbus A330 очкычында башкара.
Очыш вакыты 9 сәгатькә якын.
Яңа рейс Татарстан туристларына Көньяк-Кытай диңгезенә барырга мөмкинлекләр тудыра.  
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казаннан VietJet Air компаниясе Вьетнамның Камрань шәһәренә рейс ачты. 
Дананг шәһәре Вьетнамны, Лаос, Таиланд һәм Мьянма белән бәйли.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Казан аэропорты

Нет комментариев