Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештыручыны тикшерү изоляторында калдырдылар
Яңалыклар тасмасы

Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештыручыны тикшерү изоляторында калдырдылар

Татарстан Югары суды Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итүдә гаепләнүчегә карата чик кую чарасын озайтты.

Тикшерүчеләр аны тикшерү изоляторында калдыру үтенече белән мөрәҗәгать итте һәм судтан аны кулга алу вакытын тагын өч айга озайтуны сорады, гаепләнүче моңа каршы килмәде. Ул 11 августка кадәр тикшерү изоляторында калачак.

Җиде баланың һәм ике укытучының гомерен өзгән фаҗига узган елның 11 маенда булган иде.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев