Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КФУ профессоры көчле бураннан соң кисәк суытачагы хакында кисәтте.

Казанда бер тәүлектә айлык норманың өчтән бере күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк.

Алдагы җомгада Казанда көчле буран көтелә, инде 4 февральдән 5сенә каршы төндә үк кар ява башлаячак.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Бер тәүлектә 11 миллиметр тирәсе явым-төшем күзәтеләчәк, бу бик күп. „Казань-Опорная“ метеостанциясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, февраль аенда шәһәрдә норма буенча явым-төшем күләме 28 миллиметр тәшкил итә. Шулай булгач, бер тәүлектә айлык норманың өчтән бере күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк дигән сүз», - дип ачыклык кертте метеоролог.

5 февральдә Татарстан башкаласында карлы яңгыр явачак. Норма буенча 10 февральгә кадәр шәһәрдә тәүлеклек уртача температура -12, -13 градус тәшкил итә. Хәзер исә ул чынлыкта нормадан 10 градуска югарырак. Шәһәрдә аномаль җылы һава торышы ике көн (4, 5 февраль) генә сакланачак, шуннан соң кисәк суыта.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев