«Спутник V» вакцинасын ясаткан кешеләр 2022 елның гыйнварыннан Согуд Гарәбстанына бара алачак.
Әлеге карарны Корольлектә кабул иткәннәр. «Кыска вакытлы сәфәргә, аерым алганда хаҗ һәм гомрә кылырга килергә рөхсәт ителә», — диелә Согуд Гарәбстанының Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтындагы хәбәрдә. Прививка ясатучылар ПЦР-тест тапшырырга һәм 48 сәгать карантин узарга тиеш булачак. Шулай итеп, әлеге карар мөселманнарга Мәккәдә һәм Мәдинәдә хаҗ кылырга мөмкинлек бирәчәк.
Нет комментариев