Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хаким “Триада”да булды

Тегү предприятиесе хезмәткәрләр штатын 150 кешегә кадәр арттырырга җыена.

Хаким “Триада”да булды

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев “Триада тегү ательесының эшчәнлеге белән танышты. Компания җитәкчесе Гөлсинә Садриева  әйтүенчә, кием җитештерү базарында алар инде 29 ел эшли. Предприятие мәктәп һәм һөнәри форма, корпоратив сәхнә киеме тегү буенча махсуслашкан, шулай ук тукымаларны күпләп-ваклап сату белән дә шөгыльләнә.

Эш күп булганга күрә ателье җитәкчелеге хакимгә җитештерү биналары алуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Наил Мәһдиев әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу өчен предприятиегә шәхсән барырга вәгъдә бирде һәм килде.

Коллективта ике сменада 67 хезмәткәр эшли. Быел алар медикларны 13 мең костюм һәм 75 мең данә битлек белән тәэмин иткән. Наил Мәһдиев Триада коллективына башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде, алар җитештерә торган продукциянең сыйфатын югары бәяләде. “Триада” коллективы медицина битлекләре һәм саклагыч костюмнар белән тәэмин итү өчен барысын да эшләде. 75 меңнән артык битлек тегелде, ул чакта илдә аларга ихтыяҗ зур иде”, - диде ул.

Осталар учреждениеләр өчен корпоратив кием-салым, иҗат коллективлары өчен милли киемнәр тегәләр. Мәсәлән, “Триада Созвездие-Йолдызлык фестивалендә катнашучыларга костюмнар тегә. Дәүләт заказларының электрон мәйданчыкларында эшләү нәтиҗәсендә ателье республикадан гына түгел, бөтен Россиядән дә заказчылар белән хезмәттәшлек итә.

Хаким Яңа шәһәрнең 17 нче микрорайонында урнашкан ателье бүлмәләрен карады. Башкарма директор Гөлназ Садриева үсеш проектын тәкъдим итте. Тегү предприятиесе хезмәткәрләр штатын 150 кешегә кадәр арттырырга һәм җитештерү биналарының мәйданын киңәйтергә, шулай ук тегү тармагы белгечләрен әзерләү өчен уку-укыту үзәге ачарга планлаштыра. Триада өстәмә җитештерү биналары төзү өчен үз финанс ресурсларын кертергә әзер. Уңыш шунда ки, менә шундый зур булмаган предприятиеләр бар, алар үзгәрә торган базарга тиз арада ияләшеп китәләр, югары сыйфатлы һәм кирәкле продукция җитештерү белән шөгыльләнәләр. Әлбәттә, коллективның амбициоз планнары муниципалитет, шәһәр хакиме  тарафыннан хупланачак, – диде хаким

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев