Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык санын алуга багышланган китап дөнья күрәчәк

Анда татар зыялылары, галимнәре татар халкының киләчәге турында һәм милләтебезнең үсеш стратегиясе буенча фикерләре белән уртаклашалар.

Мәскәү татарлары штабы “Милли йортыбызны саклыйк”  дип исемләнгән китап чыгарырга җыена. 10 мең данә тираж белән чыга торган бу китапны төрле чараларда бушка таратачаклар.

Әлеге китап халык санын алуга багышланган. Анда татар зыялылары, галимнәре татар халкының киләчәге турында һәм милләтебезнең үсеш стратегиясе буенча фикерләре белән уртаклашалар. Материалларның авторлары арасында Россия мөселманнары җыены мөфтие Альбир Крганов, тарихчы Индус Тагиров, продюссер Рөстәм Сәрвәров, журналист Римзил Вәлиев һәм Рәшит Минхаҗ - барлыгы 100  кеше бар.

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Җамалиев әйтүенчә, “Милли йортыбызны саклыйк” китабын тәкъдир итү март аенда Казанда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев