Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык синоптигы Татарстандагы эсселәр турында: «Бу – алдавыч җылы»

Урамда бөркү, чыдар хәл юк. Шулай да зарланучылар күренми. Узган ел июльдә бер тапкыр да су коена алмадык, диючеләр елга буенда мәш килә. Бу эсселәр озакка сузылырмы? Россия гидрометеоүзәк фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд илнең Европа өлешендә июль иң яңгырлы һәм хәвеф-хәтәрләргә бай булачак дип фаразлый. Алда безне нинди һава торышы көтә?

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, бу – алдавыч җылы. Иң күп җылыны, кояшлы көннәрне августта көтәргә кирәк.
– Июль ае июньнән җылырак булачак. Алда яңгырлары да, хәвеф-хәтәрләре дә көтелә. Әлеге күренешләр кышның җылы килүенә бәйле. Быел кар да күп яумады, буран да күп булмады бит, – ди Әмир ага. – Томаннар еш төшәчәк. Бу – җәй өчен гадәти күренеш. Көннәр кыскарып, төннәр озынайгач, әлбәттә, томаны да төшә. Уңыш әйбәт булачак.
Роман Вильфанд да июль аенда явым-төшем дә, табигать бәла-казалары да күп булуын атмосферадагы һава массаларының актив хәрәкәтләнүенә бәйләп аңлата. Россиядә 2020 елның беренче алты аенда явым-төшем шактый яуган. Мәскәүдә бу күрсәткеч еллык норманың 70 процентын тәшкил иткән. Шул ук вакытта беренче яртыеллык метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булган, ә уртача температура бер ел эчендә иң җылы күрсәткечләр унлыгына эләгәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан гидрометеоүзәге республикада һава торышының начарлануы турында кисәтте. 7 июльдә алмашынучан болытлы һава вәгъдә итәләр. Кич кыска вакытлы яңгыр, боз явуы ихтимал, төнлә һәм көндез явым-төшем көтелми.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев