Уфада бер ир хатынын һәм бертуган энесен атып үтергән.
Аннары үзе полициягә шалтыраткан. Тикшерү фаразы буенча, әлеге кеше өендә хатынын энесе белән тоткан һәм, көнләшүдән акылдан язар чиккә җитеп, аларга хөкем карары чыгарган. Тәүдә ул үзенең карабиныннан - хатынын, аннары чыгып шылырга маташкан энесен аткан.
Алар шул урында җан биргән. Атучы гаебен таныган һәм тикшерү белән хезмәттәшлек итәргә әзер...
Нет комментариев