Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хезмәт тәрбиясе-саллы тәрбия!

Мәктәптә укучыларны киләчәк тормышка, булачак һөнәргә әзерләү бик яхшы оештырылган.

9нчы сыйныф укучысы Наил Шәрифуллинның дүшәмбе иртәсе башка укучыларныкыннан аерыла. Ул эшкә ашыга. Наил олы кешеләр кебек эшкә йөри, хезмәт хакы ала. Аның кебек 10 кеше: 5 малай һәм 5 кыз «Яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесендә эшли. Алар анда атнаның өч көнендә иртәнге 8дән көндезге 12 гә кадәр булалар.

– Торф ташыйбыз, аны чүптән чистартабыз һәм кечкенә тартмаларга тутырабыз. Кызлар чүп утыйлар, үсемлекләрне күчереп утырталар, сирәклиләр, җир йомшарталар, – ди Наил. – Монда беренче ел гына әле.  Моңа кадәр җәйләрен мәктәп бригадасында эшләп килдем, эшсез торырга яратмыйм мин. Акчаны җыеп барам, теләсә нәрсәгә туздырмыйм, кирәкле әйбергә тотармын.

Вячеслав Зыбинга 15 яшь. Ул инде икенче елын эшли.

Эшкә йөреп, мин үземне олы кешеләр кебек хис итәм, – ди ул. –Монда мин күп эшкә өйрәнәм. Җәй көне үзебезнең бакчада да әнигә җир эшләрендә булышам. Ә иң мөһиме мин акча эшлим, аннан соң машина йөртергә укырга планлаштырам.

Бу балаларда хезмәткә мәхәббәтне мәктәптә тәрбияли башлыйлар. Мәктәп директоры Гәбдерәүф Волков әйтүенчә, биредә 242 бала белем ала, шуларның 60ын укытучылар өйләренә барып укыталар.

– Без махсус программа буенча укыту планын төзибез. Хезмәт тәрбиясенә өстенлек бирәбез, – ди Гәбдерәүф Габделхакович. – Безнең егетләр агач эшкәртү, эретеп ябыштыру, штукатурлау серенә төшенәләр, кызларыбыз  чәчәкләр үстерергә, чигәргә һәм тегәргә өйрәнәләр.

Мәктәптә укучыларны киләчәк тормышка, булачак һөнәргә әзерләү бик яхшы оештырылган. Хезмәт укытучылары бу юнәлештә эшне югары дәрәҗәдә алып баралар.

– Штукатур осталыгы дәресендә Наил минем иң яхшы, тырыш укучыларымның берсе, – дип сөйли әлеге дәресне алып баручы Валентина Мурашова. – Ул конкурсларда катнашып, берничә тапкыр призлы урыннар да алды. Киләчәктә Наилнең бу һөнәрне сайлап, штукатур буласы килә.

6нчы сыйныфта укучы Дана Лоншакова гөлләр үстерергә ярата. Бу мәхәббәт аңа чәчәк үстерү дәресләрен алып баручы укытучы Ландыш Хамидуллинадан күчкән. Ландыш Рафаиловнаның чәчәкләр үстерү буенча үз программасы бар. Аның белән грант отып, ул үз фәне буенча кирәк-яракларны алды. Педагог укучылары киләчәктә яшелләндерүче һөнәрен сайларлар дип өметләнә.

– Яз һәм җәй көннәре укучылар мәктәп яны территориясендә дә булышалар, – дип сөйли Гәбдерәүф Волков. – Капиталь ремонт вакытында да алар безгә зур ярдәм күрсәттеләр. Ашханәдәге өстәлләрне, эскәмияләрне егетләребез үзләре ясады. Ә «Горзеленхоз»да безнең балалар инде күп еллар эшли. Анда тәртибе тотрыклы һәм сәламәтлеге ягыннан эшкә яраклы булган балаларны сайлап алалар.

– Бу балалар белән эшләргә бик рәхәт, алар тәртипле, эш сөючән. Аларга берниниди шелтә ясаганым да юк, үз эшләрен беләләр, тиз вакыт эчендә тиешле күләмне эшләп тә бетерәләр. Алар хезмәт яраталар, – ди предприятиенең мастер-агрономы Елена Чемерчева.

Укучыларның хезмәт сөючәнлеген «Яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесенең генераль директоры Азамат Вильданов та билгеләп үтә һәм алга таба да хезмәттәшлек дәвам итәчәк дип ышандыра.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев