Республикабызның яшьләр өчен чыга торган популяр «Идел» журналы октябрь аенда шигырьләр конкурсы игълан иткән иде. Ул 20 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр дәвам итте.
Конкурс шартлары буенча катнашучы үз шигырен укып #Иделшигырьконкурс хештегы белән инстаграм битенә урнаштырырга тиеш иде. Җиңүченең шигырьләре журналның декабрь аенда бастырылачак дип вәгъдә ителде. Бәйгедә үз иҗат җимешләрен сөйләп төрле район һәм шәһәрләрдән 16-35 яшьлек каләм тибрәтүче катнашты. Җиңү исеменә хезмәттәшебез Айзирә Имамова лаек булды.
Нет комментариев