Хәния Фәрхигә һәйкәл куялар
Халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүенә быел биш ел тула.
Менә биш ел инде халкыбыз аның туган көнен - 30 майны сагышта үткәрә. Әмма җыр яратучылар, Хәнияне сагынучылар аны онытмый. Ике елга бер тапкыр Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында «Онытылыр димә» исемле фестиваль- бәйге уздырыла. Быел аның икенче турына Хәния Фәрхи иҗатына гашыйк 33 кеше үткән. Анда Татарстан данын Чаллы кызы Гүзәл Хәкимуллина белән Мөслим кызы Эльза Хисамиева яклый.
Хәния ханымның гаиләсе, туганнары тырышлыгы белән Тәтешледә Хәния Фәрхинең тормышына һәм иҗатына багышланган, экспонатларга бай, музей эшли. Аңа халык эзен суытмый.
Тиздән Югары Тәтешленең үзәгендә яраткан җырчыбызга һәйкәл дә куелачак. Аны урнаштыру, янын төзекләндерү эшләрен 30 майга тәмамларга җыеналар. Һәйкәлне ачу тантанасы 30 майда 15 сәгатьтә була. Шул ук көнне «Онытылыр димә» фестиваленең быелгы җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. 30, 31 майда Тәтешледә һәм Бардада искә алу концертлары уза. Җырчының исемен мәңгеләштерү буенча эш дәвам итәчәк. Алар турында соңрак хәбәр итәрбез. Безне күзәтеп барыгыз.
Газетабызның киләсе санында Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр чыга.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июль 2022 - 16:26Туңдырманы үзебез ясыйбыз (рецепт) Тиз, җайлы эшләнә, балачактагы туңдырма тәме килә. Тәме фантазиягезнең байлыгыннан тора.5101
-
7 июль 2022 - 14:25Чаллыда легендар скульптураларны яңарталар ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Факил Гайфетдинов сүзләренә караганда, иҗат элементларында ярыклар барлыкка килгән.6700
-
7 июль 2022 - 13:20Блогер Дания Дәүләтьянова черкидән саклый торган крем рецепты тәкъдим итә Блогер Дания Дәүләтьянова черкидән саклый торган бик җиңел, әмма булыша торган крем рецепты белән бүлешә.7800
-
7 июль 2022 - 12:55Данлыклы көрәшче "Копчёный" турында китап дөнья күрде Бу - шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның беренче проза китабы.7800
-
7 июль 2022 - 12:30Чаллыда 28 яшьлек ир-ат батып үлде Әлеге очрак буенча тикшерү эше бара. Фаразлар буенча ул елгада тәүлеккә якын яткан.13600
-
7 июль 2022 - 12:25Татарстанның бер районында Юрий Шатунов истәлеген мәңгеләштергәннәр Әгерҗедә яшәүче үзешчән рәссам Радик Ибрашев, бетон диварда Юрий Шатуновның портретын ясап, июнь ахырында вафат булган җырчының истәлеген мәңгеләштергән.7200
-
7 июль 2022 - 12:00Саклык чарасын уйлап кулланмаган Чаллыда борычлы газ тәэсиреннән зыян күргән ир-атларны ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә алып киткәннәр.5500
-
7 июль 2022 - 11:55«Күңел» радиосында шатлыклы вакыйга «Күңел» радиосының алыштыргысыз алып баручысы Алмаз Әгъләмов Россия Федерациясенең мактаулы доноры исеменә лаек булган.7301
-
7 июль 2022 - 11:45Гарәфәт көнендә ураза тоту өчен сәхәр һәм авыз ачу вакытлары, ният догасы "Хаҗда булмаган кешеләр исә бу көнне ураза тотсалар бик зур савапларга ирешерләр", - ди дин әһелләре.12001
-
7 июль 2022 - 11:30Чаллыда хәләл ярминкә үтәчәк Чара 9 июль көнне үтәчәк Корбан Гаете бәйрәменә багышлап оештырыла.9001
-
7 июль 2022 - 11:25Хастаханәдә дәваланучы Марат Яруллинның хәле ничек? Без татар эстрадасының популяр җырчысы Марат Яруллин авырый дип язган идек.9800
-
7 июль 2022 - 11:01Су керергә барганда энә яки булавка алырга онытма! Ни өчен? Кайвакыт син үзеңә үзең генә булыша аласың. Шуңа да бу кагыйдәләрне игътибарсыз калдырма.6000
-
13 гыйнвар 2018 - 12:3511 бистәдә янгын
-
29 ноябрь 2017 - 06:59Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
-
7 июль 2022 - 09:51Балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче этабы башландыЧара балалары мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүчеләргә исәпләнгән.6000
Газета выходит два раза в неделю, по средам и пятницам. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: "Шəhри Чаллы"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-67912 от 06.12.2016
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Юсупова Резида Махмутовна
Адрес редакции: РТ, город Набережные Челны, бульвар Юных Ленинцев, 9
Телефон редакции: 57-01-19
О фактах коррупции сообщить по электронному адресу: shahri_chally@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика