Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иртән ашамасаң нинди чир яный?

Үт юлларында әкренләп ташлар барлыкка килә...

Иртәнге аштан баш тарту үт куыгында таш барлыкка китерергә мөмкин. Үт куыгы – ашкайнату системасына керә торган әгъзаларның берсе. Күпмедер дәрәҗәдә бавырның эшчәнлеген җиңеләйтү, майларны эшкәртү өчен махсус үт суы бүлеп чыгара. Әлеге әгъза начар эшләгәндә үт суы дөрес бүленми башлый, аның куесы, үттә утырып, ташка әйләнә.

Безнең организмда тәүлек эчендә бер литр чамасы үт суы бүленә һәм бу процесс без йоклаганда төнлә дә туктамый. Иртәнге аштан соң 5-12 минут үткәч үт суы чыгарыла. Әгәр иртән озак ач йөрсәң, үт суы бер якка да юл алмыйча туктап кала һәм, нәтиҗәдә, үт юлларында әкренләп ташлар барлыкка килә. Шуңа күрә иртәнге ашны калдырмаска кирәк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев