Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев озак тәнәфестән соң Чаллыда концерт куя. Шул уңайдан ул редакциябезгә кунакка килде. Тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде.
Илназ татар халкына Равил Шәрәфиев, Рауза Хәйретдинова, Мансур Шиһапов, Рәкыйп Гаффаров һәм башка талантлы егет-кызлар бүләк иткән Балык Бистәсе Олы Солтан авылы егете. Җырчы белән әңгәмәбез аны бүгенге көчле рухлы шәхес дәрәҗәсенә җиткергән тәрбиядән башланды.
«Ул чакта законнар әти-әни ягында иде...»
– Без хезмәт тәрбиясе белән үскән балалар. Әтиебез гадел, кырыс булды. Кырыс димәс идем, җәлләмичә эшләтеп дөрес тәрбия биргән. Элек законнар әти-әни, әби-бабай, абый-апалар ягында иде бит.
Хәзер киресенчә законнар балаларны яклый. Алай гына да түгел, хәзер балаларга түгел үзебезгә дә эш юк. Бөтен эшне техника башкара... Әтиемнең вафатына 6 ел тулды. Сагынып искә алам. Зур хәрефләр белән языла торган Мөхәммәтгалим улы Рәшитнең урыны җәннәттә булсын.
Әлбәттә балачакта әтигә карата төрле уйлар килә иде. Әнигә: «Әни аерылыш инде, рәхәттә, тынычта яшик», – дигән чаклар да булды. Әти безгә мәктәптән кайткач ике-өч битлек эш исемлеге әзерләп куя иде. Эшләмәсәк, исемлек язылган кәгазьне башта ашата иде, аннары төнлә эшләтә иде. Без әти-әни назын тоеп үсмәдек.
Әмма үзем әти булгач, ата кешенең баласына начарлык теләмәвен, авырлыкларны җиңәрлек итеп чыныктырып үстерүен аңладым. Әти безне беркайчан да җәлләмәде. Берәр атна сарайда бикләп ашатмыйча да тота иде. Әни качып кына су бирә иде. Бу кадәр үк кырыслык кирәк тә булмагандыр. Шуңа да карамастан, без 4 бала әти-әниебезгә бик яхшы тәрбия өчен рәхмәтле. Әниебез исән-сау, бүгенге көндә Балык бистәсе районы Олы Солтан авылында җылы, якты өендә яши. Мин аны Аллаһ йорты дип саныйм. Без әни янына кайтып йөрибез.
Җырга мәхәббәт каян килгән?
– Шундый тәрбия алсаң да, моңлы бала булып үскәнсең. Җырга мәхәббәт каян килде?
– Минем әти-әни, әтинең туганнары бик матур җырлыйлар иде. Әти бәйрәм итсә, төне буе җырлап, биеп чыга иде. Без төн йокламыйча мәктәпкә китә идек.
Берәр дәрестә йоклый алсаң бәхет була иде. Мин мәктәптә, район күләмендәге чараларда гел җырлый идем. Туганнарым да минем кебек җырга гашыйклар. Бу нәселдән килгән талант миңа күбрәк күчкән. Моның өстенә без барыбыз да спорт белән дә дус, бик актив идек.
– Мәктәптән соң җырчы булырга теләдеңме?
– Юк, физкультура укытучыбыз Рәис Хәлилов үз эшенең фанаты иде. Ул бездә спортка мәхәббәт уятты. Мине Казан Дәүләт педагогия институтының спорт факультетына мотоциклы белән илтте. Аннары Казанга барырга дип әтидән 50 сум акча сораган идем. Әти өйдән кыйнап чыгарды. Канга батып, ертылган киемнәр белән трассага чыгып бастым. Әти куып тотмасын дип беренче очраган машинага утырып Казанга киттем. Совет мәйданында төшеп калдым.
«Яңгыр суларын да эчтем»
– Казан ничек каршы алды?
– Акчасыз, кием-салымсыз авыл баласына җиңел булмады инде. Подъездларда кунган, этләр белән бергә ашаган вакытлар, колонкадан, яңгыр суын эчкән чаклар да булды. Аллаһ биргән су да тәмле иде. Хәзер генә кеше суның тәмен белми бит. Ничек кенә булмасын урлашмадык, бу да әти тәрбиясе.
Ул: «Кеше әйберсенә тимәгез, сорап алыгыз», – дия иде. Аллаһы Тәгалә дөрес юлны күрсәтте. Базарга арбуз ташучы булып эшкә урнаштым. 5тә базарга, 8-9га институтка әзерлек курсына йөрдем. Бик нык әзерләндем. 6 ай әзерләнеп, эшләп 650 сум акча җыйдым. 1997 елда бу зур акча иде.
Имтиханнарда физик күнегүләрне барсын да үттем, теория буенча бер балл җитмәде. Укырга керә алмадым. Физкультруа укытучысының берсе мине бик кертәсе килгән иде. Ректорга да кердем. Ул куып кына чыгарды. Шулай итеп бернәрсәсез, аптырап Казан урамында калдым.
«Бу уку йортында булачак хатынмны очраттым»
– Аннары кире авылга кайттыңмы?
– Юк, әти үтерә бит. Бер трамвайга утырдым да киттем. Аллаһның рәхмәте, ул «Родина» тукталышында ватылды. 15 минут утырдым да, урамга чыктым. Ике авылдаш малай килеп чыкты. Алар мине 49нчы кулинария училишесына укырга керергә кыстадылар. «Бер ел укып чыгарсың. Тамагың да тук булыр», – диделәр. Спортивный, дөрес тәрбия алган Рәшит малаеның повар булу теләге уенда да юк иде. Авыл малае җитди ир-ат һөнәр сайлый бит. Шулай да училищега кердем, мастерлар тезелеп баскан. Бөтенесе карады.
Гөлнара Фәйзерахмановна аркама җылы кулын куеп, мине чакырды. Мондый уңай мөнәсәбәт мине эретеп җибәрде, укырга кердем. 2 көнгә берәр чиләк бәрәңге әрчегән (әти нигә шулай күп әрчеткәндер инде) кешегә монда уку авыр булмады. Физкультра укытучысы мине 13 училище арасында оештырылган ярышларга алып барды. Барлык төр ярышларда (100 метрга йөгерү һәм таяк тартышудан тыш) 1 урын яуладым.
150 сум стипендия ала идем. Ул минем өчен зур акча иде. Шул стипендияне кешегә бирмәс өчен сугыша идек. Чөнки зурраклар безнең стипендия алганны көтеп кенә тора иделәр. Биредә укыганда җырлый да башладым. Филармония кырына басып тәрәзә аша артистларның чыгышын да тыңлый идем. Аннары язылып фольклор дәресләренә дә йөрдем.
– Повар булдыңмы соң?
– Бик еш авырулар, хастаханәләрдә яту сәбәпле, укып бетерә алмадым, әмма бу этап минем тормышыма зур роль уйнады. Ул чактагы иң затлы «Танго» ресторанына практика үттем. Аның җитәкчесе Киран мине ошатып, хәтта дипломны сатып алырга әзер иде. Уку йортына барган, теләген җиткергән. Укытучылар да миңа: «Ризалаш, син алтын тоттың», – диделәр. Тик мин алай теләмәдем.
Аллаһ Тәгалә язган сәгате суккач, тормыш яхшы якка үзгәрә. Шунда укыганда булачак хатынымны очраттым. Ир-атның бөтен бәхете хатын-кыздан, ул сине яратса, барсын да эшли. Динараның әниләре Арча ягыннан, кызлары тугач, Йошкар-Олага күчкәннәр. Шуңа ул бер татар сүзен дә белми иде. Очрашкач: «Безгә авылга кайтырга кирәк булачак, «исәнмесез», «саубулыгыз» кебек сүзләрне булса да өйрән», – дидем.
Мин Динарадан җылылык сиздем. Әмма кызлар белән дуслашырга да, гаилә корырга да әзер түгел идем. Ә Динара миннән калмады. Ул миңа гашыйк булды. Печән вакытында, мин авылга кайтып киттем, йоклап ятканда, безнең авылга кайтты ул. Әти аны урамда күреп кергән дә: «Бу нинди кыз?», – дип мине уятып сорады.
Мин куркып, югалып калдым. «Мин аны белмим», – дидем. Динара аңа безнең бергә укуыбызны әйтте. Әти ашаганда Динаранаң колагы селкенүен күргән һәм миңа: «Ашаганда колагы селкенә, бу тыныч, сабыр, эшчән хатын булачак. Өйләнергә уйласаң, туегызга кайтып алырсың», – диде.
«Туйны Динарамның әниләре ясады»
– Туй булдымы соң?
– Динараның әнисе директор булып эшли иде. Алар туй ясады. Туйдан соң тормыш җиңел булмады. Кешедә, аннары тулай торакта яшәдек. Хатын авырлы. Мин «Олимпия» ресторанында повар булып эшлим. Шунда Татарстанның халык артистлары Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева белән таныштым.
Мин кунаклар алдында ак халаттан җырлый да идем. Кунаклар арасында берсендә Хәмдүнә апа да бар иде. Ул: «Авылдан чыккан моңлы тавышың бар. Сиңа җырларга кирәк», – дип мине үзенә чакырды. Икенче көнне үк киттем. Миңа ничек җырларга кирәген, сәхнәдә тотарга өйрәтте һәм үзе белән гастрольгә алып китте. Без 5 ел бергә эшләдек. Мин Хәмдүнә ападан 50 еллык тәҗрибә тупладым. Урыны оҗмахта булсын.
Беренче «Жигули» машинамны алдым. Арча районынан Лесхоз поселогында башланган иҗатым, шөкер дәвам итә. 2005 елда Камал театрында 3 көн тулы залда концерт куйдым. Мин моның өчен Камал театры директоры мәрхүмнәр Шамил Закировка, Хәмдүнә апага һәм вокал буенча дәресләр биргән, беренче концертларымны эшләргә булышкан Сиринә Исламовага, җырларын биргән Фәрит Хатыйповка, Оскар Усмановка, Гөлсәрвәргә, Илгиз Закировка рәхмәтлемен. Аларның җырларын башкарып гастрольләргә йөрдем. Фатирлы, машиналы булдым. Тормышымны көйләдем. Аллаһка шөкер, әти-әнием, остазларым йөзенә кызыллык китермәдем.
«Алмаз – Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләге»
– Аллаһы Тәгалә сезгә авыру бала бирде…
– Без 18 яшьтә бернинди әзерлексез авыру баланың әти-әнисе булдык. Күпләр безгә аны калдырырга киңәш иттеләр. Миңа шунда Динарам: «Илназ, мин сине бик яратам. Әмма баланы калдырмыйм. Соңгы сүз синеке», – диде. Укырга керә алмагач, минем өчен беренче тапкыр, авыру бала тугач, икенче тапкыр дөнья бетте.
Ләкин бүгенге көндә без Алмазыбыз белән бәхетле. Ул – безгә Аллаһның иң зур бүләге. Үзем кырыс тәрбия алып үскәнгә мин аны беркайчан да җәлләмәдем. Бер вакыт бала белән циркка баргач: «Һәй... Аю белән куянны да эшләргә өйрәткәннәр. Без балабызны өйрәтебез», – дип кычкырып җибәрдем.
Хатыным: «Шул сүзләрең миңа көч бирде», – диде. 2 елдан Салаватыбыз, аннары Ильяс туды. Без малайларның берсен дә кызганмадык. Шул исәптән Алмазны да, гастрольләрдән кайткач төнлә аны уятып тренировкалара ясата идем. Бассейнга йөртү җаен да таптым, ул баянда уйный, җырлый, намаз укый, Коръән укырга өйрәнә, келәм үрә. Белмәгән әйберсе юк. Бөтен эшне эшли.
«Мин бик бәхетле»
– Илназ, димәк тормышың заяга узмаган?
– Аллаһка шөкер, улларым спортны һәм эшне яратып үстеләр. Ильяс армиягә барып кайтты. Армиягә бару ир-егет өчен кирәк дип саныйм. Икесе дә тормышта үз урыннарын таптылар. Сөйгән ярлары да бар. Аллаһы боерса, киләсе елга гаилә корырлар дип уйлыйм. Әниләренә карап хатын сайласалар бәхетле булырлар.
Ир-атның характеры булырга тиеш. Әмма хатынны да тыңларга кирәк, күп очракта алар хаклы була. Без, ир-атлар хатын-кыздан башка бәхетле була алмыйбыз. Мин бүгенге бәхетле тормышым өчен хатыныма, аны юлыма чыгарган Аллаһы Тәгаләгә гомерем буена рәхмәтле. Шөкер, минем юлымда гел әйбәт кешеләр генә очрап торды.
– Син атларга да гашыйк бит әле.
– 9нчы класстан яраттым атларны. Беренче атны үзем өйрәттем. Шпагат җебеннән кулларымны каната-каната йөгән ясый идем. Аттан егылып кабыргаларымны сындырдым. Әти рәшәткә белән бәйләп яткырып куйган иде. Бераз яткач, утын өяргә кушты. Кабырга да эш белән төзәлде.
Болынга атлар урларга да йөри идем. Көндез ияләштерәм, исем кушам. Кич урлыйм. Башта Котлы Бөкәштән Раиф Хәмидуллин бер атымны үз фермасында каратты. Хәзер Рафаэль Фәссаховның «Алмачуар» агрофирмасында 12 атым бар. Алар токымлы. Атларны суймыйбыз, колыннарын, кымыз сатабыз. Гаиләбез белән шунда кайтып йөрибез.
«Фәкать тере тавышка җырлыйбыз»
– Чаллыга концерт белән киләсең…
– Режиссер Раил Рамазанов белән 25 еллык иҗатыма багышланган «Чирек гасыр» исемле концертымны бик яхшы әзерләп Чаллы халкына күрсәтергә булдым. Чөнки сездә Мөслим, Сарман, Минзәлә һәм Кама арьягының башка районнарыннан җыелган тәрбияле, мәдәниятне, сәнгатьне аңлый торган үзгә тамашачы яши. Мондагы алкышлар ел буена җитәрлек көч, энергия, илһам бирә.

– Концертта кемнәр катнаша?
– Алинә Сафиуллина, легендар Зөһрә Шәрифуллина катнашыр ди көтелә. Улым Алмаз «Туган тел»не җырларга җыена. Казанда җырлый башлауга басып алкышладылар үзен. Рамил Хәйретдинов белән Рөстәм Гатауллин алып бара. Концертта бары тере тавыш кына җырлаячакбыз. Чөнки фонограммага җырлап халыкны алдау бер, үз тавышыңа җырламасаң тамашачыдан энергия дә алып булмый. 30 ноябрьдә концертымда очрашыйк.
Фотолар шәхси архивтан алынды
Нет комментариев