Ул «СВОй бизнес» мәгариф программасында катнашкан иде.
Махсус хәрби операция ветераны Геннадий Большаков үзенең «Ләлә» чәчәк салонын ачарга әзерләнә. Бүгенге көндә бинада монтаж эшләре тәмамланып килә. Суыткычлар, киштәләр куела. Ноябрь ахырында салон ачыларга тиеш.
Чәчәк бизнесы идеясе Геннадий Большаковның «СВОй бизнес» мәгариф программасы кысаларында тәкъдим иткән проектларының берсе булды. Интенсивның берничә көнендә катнашучылар эшмәкәрлек нигезләрен өйрәнделәр, бизнес-идеяләрне эшкәрттеләр, финанс исәпләүләрен төзеделәр һәм үз эшләрен үстерү планнарын әзерләделәр.
Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү – «Бердәм Россия» партиясе эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе. «СВОй бизнес» федераль мәгариф программасы партия тарафыннан «ОПОРА РОССИИ» һәм кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча корпорация белән берлектә «Эшмәкәрлек» партия проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның федераль координаторы – Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.
Фото шәһәр хакимиятеннән алынды
Нет комментариев