Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хөрмә ашап харап була язган...

Табиблар 5 яшьлек баланың гомере өчен 9 сәгать көрәшкән.

Кытайның Фуцзянь провинциясендә биш яшьлек бала көчле эч авыртуы белән дәваханәгә эләккән.

"Global Times" басмасы язуынча, малай бер-бер артлы дүрт хөрмә ашаган. УЗИ ясаганнан соң, табиблар авыруның сәбәбен ачыклый: баланың ашказанында җиде сантиметр озынлыкта һәм өч сантиметр киңлектә төер барлыкка килгән. Аның авырлыгы 250 грамм тәшкил иткән.

Табиблар сүзләренә караганда, бу төер агач кебек каты булган. Бу хәл хөрмәдә булган кислоталарның ашказандагы аксым һәм күзәнәкләр белән реакциягә керүе сәбәпле барлыкка килгән.

Табиблар, тугыз сәгать дәвамында операция ясап, малайның гомерен саклап калган. Кечкенә балаларның ашказаны хөрмәне эшкәртеп бетерә алмый, шуңа да бик сак булырга кирәк, дип киңәш итә белгечләр.

Фото:n-e-n.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина