Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кичә танылган язучы Әхәт Гаффар үзенең рәсми туган көнендә вафат булды.

Чаллы татар дәүләт драма театры язучының "Язлар моңы" әсәрен сәхнәгә куйды. Бу спектакль театр тарихына алтын хәрефләр белән язылды. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын.

Кичә танылган язучы Әхәт Гаффар үзенең рәсми туган көнендә вафат булды.

Бу хакта аның кызлары хәбәр итте.  

Язучы, атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарга 23 декабрьдә 72 яшь тулган иде.

Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) — язучы, драматург. 1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә эшли. «Әҗәт» (1972), «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) әсәрләре танылу ала. «Иртәгә улың булам» (1977), «Җиләк вакыты бер генә» (1978), «Өч сорауга бер җавап» (1981), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» (1980), «Бер картлыкта, бер яшлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары төрле театр сәхнәләрендә уйнала. 

Чаллы татар дәүләт драма театры язучының "Язлар моңы" әсәрен сәхнәгә куйды. Бу спектакль театр тарихына алтын хәрефләр белән язылды. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев