Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кичә янгында 58 яшьлек ир-ат үлгән

Йортта юбилей үткәргән булганнар, янгын кичәнең азагында башланган

Кичә кич  Актаныш районының Иске Теләкәй авылында шәхси йортта янгында ир-ат һәлак булды.Янгында дүрт кеше зыян күрде, алар арасында-10 яшьлек бала. Алар барысы да Актаныш ҮРХнә госпитализацияләнде.
Якынча мәгълүматларга караганда, йортта 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтткәннәр. Кунаклар, верандада янгын чыккан вакытта, өйләренә кайтырга җыенган булган. Кешеләр өйдән чыгып китә алган, ир-атлар янгын сүндерү бүлекчәләре килгәнче ялкынны сүндерә башлаган, икесе пешкән, ә 58 яшьлек ир-ат эчкә кергән һәм чыкмаган. Аның мәетен йортта табып алалар.

Янгынның сәбәбен билгеләргә кирәк, дип хәбәр итә ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Чыганак6 Реальное время

Фото: Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев