Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кичке Сабантуйда кемнәр чыгыш ясады? - ФОТОЛАР

Чаллы Сабан туеның кичке программасын шәһәребезнең танылган җырчылары башлап җибәрде.

Алар Мәйданны "кыздырган" арада, халык урыннар алырга ашыкты. "Күңел" радиосы әзерләгән концерт башланганда мәйданда алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Бер сәгать дәвамында сәхнәдә татар эстрадасының иң якты йолдызлары чыгыш ясады. Салават һәм Гүзәлем, Әлфинә Әзһәмова, Лилия Хәйруллина, Марат Яруллин, Илмира Нәгыймова, Филүс Каһиров, Гөлнара Тимерҗанова, Рәдиф Зарипов Чаллы Сабан туен котлап үзләренең популяр җырларын башкарды. Халык һәркайсын яратып каршы алды. Программаны "Күңел" радиосы хезмәткәрләре Алинә Вәлиева һәм Ришат Хаҗиев алып барды.

Филүс Каһиров Чаллы Сабан туенда беренче тапкыр чыгыш ясый. "Бик дулкынланган идем, Чаллы җылы кабул итте,"- диде җырчы. 

Лилия Хәйруллина өчен дә Чаллыда чыгыш ясау куанычлы. "Туган шәһәремә кайтып җырлау минем өчен шатлык,"-ди ул.
Гөлнара Тимерҗанова үз исеме белән чыгыш ясаса, киләчәктә аны башка исем белән таныячаклар. "Мин хәзер Гөлнара түгел, ә Наимә булам. Исемемне үзгәрттем. Киләчәктә яңа исемем белән чыгачакмын,"-ди җырчы. 

Салават һәм Гүзәлем бәйрәмгә гаиләләре белән килгән. Яннарында кызлары Мәдинә дә бар. 

Сәгать тугызда бәйрәмнең төп кунаклары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов чыгышларын башлап җибәрде. Халык аларны зарыгып көткән, җырларны кушылып ук җырладылар. Телефонда фонарьлар кушып та, үзләренең яратуларын белдерделәр. 
Сабан туеның кульминациясе, гадәттәгечә,  фейерверк. Ул инде традициягә әверелде. Шуңа да аны халык көтеп ала. 
Кичке концертны популяр җырчы Илнур Гомәров алып барды. Бәйрәмдә "Эх, пятачоклары" җыры да яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев