Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Киллер”ны килеп алыгыз!

Әйтергә кирәк, әлеге китап тиз арада укучылар игътибарын яулады. “Киллер”  әсәре детектив кебек җиңел укыла.

Марат Кәбировның «Киллер» дип аталган яңа китабы сатуга чыкты. Чаллыда аны “Шәһри Чаллы” газетасы редакциясеннән килеп алырга мөмкин. Шулай ук,  китапны заказ белән почта аша кайтарту мөмкинлеге дә бар. Моның өчен  8-917-393-09-62 телефон номерына шалтыратырга яисә инстаграмда @kitaphane_ku аккаунтында хәбәр калдырырга кирәк.

Әйтергә кирәк, әлеге китап тиз арада укучылар игътибарын яулады. “Киллер”  әсәре детектив кебек җиңел укыла. Хәер, аны, шикләнмичә, әлеге жанрга кертеп тә буладыр. Әсәр камил тел белән, Маратка хас сурәтлелек белән язылган. Җиңел әсәр сыман тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята: игелек барыбер, иртәме-соңмы, явызлыкны җиңә. Марат Кәбиров шушы бәхәсле хакыйкатькә ышандыра алган», — дип уй-фикерләре белән уртаклашты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев