Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Киләсе елдан авылда 3 процентлы ставка белән ипотека бирергә җыеналар

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында ипотеканың шартлары, торак урыннарның метражлары турында проект эшләнә.

Яшь белгечләр ярдәмендә  авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3 процентка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедевка сылтама белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Авылда яшь гаиләләргә һәм белгечләргә ярдәм итү өчен 3 процентка кадәр ставка белән ташламалы ипотека бирү - бу яңа революцион чишелеш, төбәкләр финанслашуын исәпкә алып, аны 0,1 процентка кадәр төшерү мөмкинлеге дә булачак», - диде Лебедев.

Аның әйтүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәзер мондый ипотеканың шартлары, торак урыннарның метражлары эшләнә.

Моннан тыш, 2020-2025 елларга исәпләнгән авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең дәүләт программасында социаль яллау торагын төзүгә яңа алымның күздә тотылуы турында да әйтте Лебедев.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан май аенда раслануын искәртә. 2020-2025 елларга аны финанслауның гомуми күләме 2,3 трлн сум тәшкил итә, шуның 1 трлн сумы федераль бюджеттан бирелергә тиеш.  

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/29/194446/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев