Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Китап" радиосы иң күп кулланыла торган татар радиокушымтасына әйләнде

Кушымтаны 5 мең тапкырдан артык ачканнар.

Быел татар әдәбиятын һәм иҗатын яратучылар өчен төзелгән «Китап» мобиль кушымтасы AppStore һәм GooglePlay сервисларының 5 меңнән артык кулланучысы ачкан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә радиостанциянең баш мөхәррире Алмаз Миргаязов сөйләде.

"Китап" радиосы моннан ике ай элек кенә ачылды. Күзәтүләр буенча, бер генә татар мобиль радио-кушымтасы да мондый нәтиҗәләргә ирешә алмаган, - дип сөйләде Миргаязов. Якын арада «Китап» радиосы эфирында язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Абри Хабриев һәм Рамил Шәрәпов яңа амплуада булачак - алар эфирда лирик әсәрләр укыячак.

Радионы тыңлар өчен AppStore яки Google Play дагы бушлай кушымтасы кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X