Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Китап сөючеләр «Уйламаган көнем юк» китабының сюжеты белән кызыксына

«Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә чыккан беренче китап авторы Нәбирә Гыйматдинова «Уйламаган көнем юк» романының сюжеты турында сөйләде

«Уйламаган көнем юк» әсәрендә мин берничә геройны төп образлар итеп алдым. Мәсәлән, Тәслимә — талантлы язучы, фәлсәфи әсәрләр яза һәм шуның өчен ул журналдан редактор тарафыннан куыла. Ни өчен дигәндә, журналга җиңел укыла торган әйберләр кирәк. Аның ире Миндияр — комарлы уеннар белән мавыга, Лас-Вегаста казиноларда зур акчалар эшләргә хыяллана. Ләкин анда барып җитә алмый, Тәслимәнең хыялында төзегән бик матур зур йортын оттырып, хатынын бурычка батыра. Тәслимә, шушы бурычлардан котылу өчен, бер бик тә бай түрәнең йортына хезмәтче булып урнаша.

«Китапны сорап районнардан шалтыраталар», — диде «Татар-информ»га журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин. Ул китапны киләсе атнадан Казандагы татар китаплары кибетләрендә һәм басма матбугат сатучы киоскларда алып булачагын әйтте. Татарстан районнарында яшәүчеләр китапны район газеталары редакцияләреннән сатып алырга мөмкин, ә чит төбәкләрдә яшәүчеләр китапка https://tatkniga.ru/ сайты аша заказ бирә алачак.

«Уйламаган көнем юк» китабы 2000 данә тираж белән басылып чыкты. Форматы — йомшак тышлы кесә китабы. Хәзерге вакытта китапны алырга теләүчеләрдән заказлар җыю бара.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев