Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Китап укыйк!" бәйгесенең 6нчы катнашучысы бар

Түбән Камадан Инзилә Галиуллина безгә "Китап" дип исемләнгән шигырен җибәрде.

 «Китап »

Укый -укый таушалсын ул китап,
Таушалмасын ятып киштәдә.
Кулдан-кулга күчеп йөргән генә,
Күңелләргә үтеп керә ала.

Китап уку, үзе бит күңелле,
Хисләр дәрьясында йөзәсең...
Алар белән бергә елыйсын да,
Алар өчен янып көясең.

Һәр китапның була яратканы,
Күңел түрләренә кергәне.
Тормыш юлын кичкән вакытларда,
Зур киңәшче кайчак булганы.

Шигырь, хикәяләр якын миңа,
Китап бит ул - белем чишмәсе.
Чишмә суын алып эчкән саен,
Беләм җанга илһам күчәсен.
Укый-укый китап таушалсын ул...
2018

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс