"Китап укыйк!" бәйгесенең 9нчы катнашучысы
Яңалыклар тасмасы

"Китап укыйк!" бәйгесенең 9нчы катнашучысы

Чаллыдан Роза Вәлиева безгә үзе язган шигырьләрен җибәрде.

Әллә замана сәбәпче,
Әллә кеше үзгәрде.
Китап укучылар саны
Нигәдер сирәгәйде.
Сәбәпләре үзебез дә
Үзебез ялкауландык.
Кулларга китап тотып,
Укымый да башладык.

****
Китап уку - ул бит ләззәт,
Китап уку - җанга рәхәт.
Китап уку - тәнгә ял-сихәт,
Китап уку - бәхет-сәгадәт.
Китап укы! Миннән сиңа амәнәт.

Сүз уңаеннан, сез дә конкурста катнашырга ашыгыгыз! Тулырак монда. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


конкурс

Нет комментариев