Кофе, сыр урлап төрмәгә утырды
Чаллыда азык-төлек урлауда гаепләнүче ир-атка суд булды.
Узган ел Чаллыда яшәүче ир-ат кибеттән 7 банка кофе урлый. 10 көннән соң икенче кибеттән 10 пачка сыр яшереп алып чыкмакчы була. Ике очракта да аны тоталар. Сатучылар хокук сакчыларын чакырта.
Шәһәр судының матбугат хезмәте белдерүенчә, ир-ат моңарчы да хөкем ителгән булган. Аны җинять кодексының 2 маддәсе буенча хөкем иттеләр. Ул 7 айга төзәтү колониясенә җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев