Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Контроль-хисап палатасы рәисе итеп янә Татьяна Шливе билгеләнде

Яр Чаллыда IV чакырылыш Шәһәр Советының IX утырышы узды, аның барышында Контроль-хисап палатасы рәисе кандидатурасы расланды. Палатаны янә Татьяна Шливе җитәкләде.

Аның кандидатурасын шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдим итте.
«Без аны бик яхшы беләбез, лаеклы кандидатура. Татьяна Владимировна югары класслы белгеч, принципиаль, гадел, намуслы хезмәткәр, барлык йөкләнгән вазыйфаларны тулысынча башкара», - диде ул.
Депутатлар бертавыштан тәкъдим ителгән кандидатура өчен тавыш биреп, коллегасын хупладылар.
Билгеләп үтик, Татьяна Шливе 1985 елда «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген финанс системасында 1980 елда башлаган.  2000 елдан Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты финанс идарәсе башлыгы урынбасары, бюджет бүлеге башлыгы булып эшли.  2009 елның апреленнән һәм хәзерге вакытта контроль-хисап палатасы рәисе булып тора.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: билгеләнү