Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корбан бәйрәмендә - тәүлек буе кизүдә

Корбан гаете вакытында Чаллы полициясе куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәк, дип хәбәр итте мэриядә узган киңәшмәдә шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Михаил Чекмарев.

Корбан бәйрәме быел 20 июльдә билгеләп үтелә. Бу көнне шәһәрнең 15 мәчетендә намаз укыла. Аларда өч меңнән дә ким булмаган мөселман катнашыр дип көтелә. Корбан чалу Сидоровка бистәсендәге махсус җиһазландырылган мәйданчыкта 22 июльгә кадәр үткәреләчәк.

“Бу көннәрдә җәмәгать тәртибен саклауга полиция, Росгвардия, муниципаль полиция хезмәткәрләре, шәхси саклау оешмалары хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк. Безнең бурыч - шәһәрдә террорчылык актларын һәм экстремистлык күренешләрен булдырмау. Шунлыктан тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырыла. Мөселманнар җыелу урыннары кинолог һәм саперлар ярдәмендә алдан тикшереләчәк, намаз уку һәм башка территорияләрдә иминлек тәэмин ителәчәк”,- диде Чекмарев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә