Коронавирус аркасында барлык эшләүче йөкле хатын-кызлар эштән китәчәк
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус аркасында барлык эшләүче йөкле хатын-кызлар эштән китәчәк

Республика башлыгы шундый карарга килгән

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров предприятиеләргә һәм ведомстволарга, хезмәт хакларын саклап, барлык йөкле хатын-кызларны дистанцион эшкә җибәрергә кушты.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, республикада COVID белән авыручылар саны арту темпы 0,7% тәшкил итә. Койка фонды 77% ка тулган, препаратлар запасы булдырылган.

Узган атнада Россиядә 100 меңнән артык коронавирус йоктырган кешене ачыклаганнар.

Фото һәм материал: Реальное время

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев