Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус күршеләргә килеп җиткән

Аның билгеләре ачыкланган хатын Африкадан кайткан булган.

Уфа табиблары 2нче клиник дәваханә пациентында коронавирус билгеләрен тапкан. Бу хакта “Вся Уфа” телеканалы медицина даирәләрендәге чыганакка сылтама белән хәбәр итә. Билгеле булуынча, хатын Африкадан кайткан булган.

Телеканал журналистлары хәбәр итүенчә, медицина учреждениесендә дезинфекциянең барлык процедураларын уздырганнар. Дәваханә махсус эремә белән эшкәртелгән, ә поликлиника ишекләрендә дәваханәнең берникадәр вакытка ябылуы турында белдерү куелган.

Bash.news басмасы хәбәр итүенчә, хәзер учреждение штат режимында эшли. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге хәлне расламаган, ләкин кире дә какмаган.

Фото:ufa.rbc.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев