Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавируска бәйле вәзгыять катлаулы

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә халык арасында ышандырырлык итеп, аңлату эшләрен дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Чөнки вакцина ясату коронавируска каршы иң нәтиҗәле ысул булып кала бирә.

Covid-19 вирусы һава һәм кешеләр аша тарала. Вирус таралуга ютәл, төчкерү һәм хәтта зарарланган кешенең гадәти сулышы да сәбәп була ала. Мәгълүм булганча, вирус сулыш алуны кыенлаштыра, ул өлкәннәр һәм риск төркеменә керүчеләр өчен аеруча куркыныч. Белгечләр әйтүенчә, соңгы вакытларда шәһәрдә 30-33 яшьлек  кешеләр күп авырый. Аларның кайберләре бик авыр хәлдә. 
“Мәгариф оешмаларында уку башлана. «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре ялдан чыга. Димәк, кешеләр белән элемтәләр арта.  Дөнья  әлеге авырудан саклану өчен башка юл тапмады,  без бу ысулны үзебездә тикшердек. Эш буенча төрле кешеләр белән очрашабыз. Прививка безне саклый дигән ышаныч бар. Шәһәрдә вакцинациянең әһәмиятен аңлаган коллективлар күп. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе коллективында, мәсәлән, хезмәткәрләрнең 82%тан артыгы вакцина ясатты, чөнки анда табиб-хирургка да, шәфкать туташына да авырып ятарга вакыт юк», - диде мэр.
Ул битлек киеп йөрергә, кулларны юарга,  социаль дистанцияне сакларга кушты.  
Роспортребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлек башлыгы урынбасары Лемуза Нафигуллина әйтүенчә, шәһәрдә 3 387 коронавирус очрагы теркәлгән. Бу - 100 мең кешегә 644,7 очрак. Ул республикадагы уртача күрсәткеч дәрәҗәсендә.
"COVID-19"дан вакцинациягә gosuslugi.ru порталында шәхси кабинет аша, КФҮ дә, бердәм 122 номер буенча, поликлиникага шалтыратып язылырга мөмкин. Шулай ук  бер сәүдә үзәгендә вакытлыча мобиль пункт эшли. 
Шәһәрдә 115863 кеше вакцинаның – беренче, 95 584  икенче компонентын алган. Чаллыда 127715 доза вакцина бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус