Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавируска каршы вакцинация ясаткан иреклеләр үзләрен яхшы хис итә

Вакцинация ясатуга ук аларда теләсә нинди башка прививка өчен хас реакция барлыкка килгән.

Сеченов университетында коронавируска каршы вакцинаны үзләрендә сынаучыларның хәлләре яхшы. Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының Дару препаратларын клиник өйрәнү үзәге җитәкчесе Елена Смолярчук шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, вакцинация ясатуга ук аларда препаратка реакция барлыкка килгән, әмма ул бер тәүлектән артыкка сузылмаган. Бу (инъекция ясаткан урында тиренең кызаруы, температура күтәрелү, кайвакыт баш авырту) теләсә нинди прививка өчен хас реакция.

Реакция әллә ни сизелерлек булмаган, шунлыктан табиблар ярдәме таләп ителмәгән. Лаборатор күрсәткечләр дә нормада.

«Хәзерге вакытта иреклеләрнең кәефе яхшы, алар бернидән дә зарланмый, тормыш өчен кирәкле барлык функцияләр дә нормада», - диде Смолярчук.

Сеченов университетында вакцинаны клиник сынау июнь урталарында башланды. Иреклеләрнең беренче төркеме препаратны – өч атна, икенчесе ике атна элек кабул итте. Аларны июль урталарында өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр.

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев