Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавируслы пациент дәваханәдә ВИДЕО төшергән

Башкортстанда коронавирус белән чирләүче дүрт кешенең берсе – Дүртөйледән Ләйсән Хакова кичә, ягъни 26 мартта Уфаның инфекция дәваханәсендә видео төшергән.

Аны ул социаль челтәрләргә салган. Мәгълүм булуынча, Ләйсән һәм аның апасының коронавирус инфекциясе йоктыруы расланды.   ⠀

“Безне реанимациядә ниндидер аппаратлар астында ята дигән хәбәр дөрес түгел. Безне яхшы палатага урнаштырдылар, телевизор, чәйнек, душ бүлмәсе бар. Үзебезне яхшы тоябыз, тән температурасы – нормага ярашлы. Бездән бар анализларны алдылар. Берсендә дә тайпылышлар юк. Һәр көн дәваланабыз. Диагнозны мин үз күзләрем белән күрмәдем”, – дип сөйли видеода Ләйсән Хакова.   Алар круизга киткәндә илләр арасындагы бар чикләр дә ачык булган. Видео авторы сүзләренчә, алар үзләре медицина хезмәткәрләренә шалтыраткан һәм анализ алуларын сораганнар. Карантинга үзләре киткән һәм аны бозмаган.   ⠀

“Кешеләр безнең турыда шәхси мәгълүмат, адреслар белән дөрес булмаган хәбәрләр тарата. Бу – безнең хокукларны бозу. Уйлап чыгарырга кирәкми. Без үзебезне яхшы тоябыз”, – ди ул.   ⠀


Автор : Язгөл Сафина ⠀
Чыганак: www.bashinform.ru ⠀
Фото: www.bashinform.ru  ⠀

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28677

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев