Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коточкыч: Казан-Оренбург юлында авариядә дүрт кеше һәлак булган

Бүген көндезге өчләр тирәсендә ике җиңел машина бәрелешкән.

Бүген көндезге өчләр тирәсендә Казан-Оренбург трассасында юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән.
Фаҗига Илтән-Бота авылы янында була. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, якынча белешмә буенча, биредә KIA йөртүчесе каршы як полосага чыга, идарәсен югалта һәм Volkswagen машинасына бәрелә.
KIA машинасының йөртүчесе, өч пассажиры урында ук үлә.
Урынга Әлмәт прокурорының беренче урынбасары Марсель Гыймаев барган. Тикшерү оештырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп