Краснодар шәһәрендә трамвайда ике пассажир сугышкан. Аларның берсе транспортта маскасыз барган һәм үгетләүдән соң да битлекне киюдән баш тартакан.
Нәтиҗәдә, трамвайны туктатырга мәҗбүр булалар. Чөнки пассажирлар бер-берсенә начар сүзләр әйтеп, сугыша башлаганнар. Аларны кондуктор һәм башка пассажирлар аерган.
Маскасыз кыз бу хәлне видеога төшергән һәм аны шәһәрнең Telegram-каналына урнаштырган. Өстәвенә ул полициягә дә гариза язып тапшырган.
Фото: aliexpress.ru
Нет комментариев