Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күргәзмәдә – гүзәл табигать

Рәссам тормышны ярата, һәр көннең тәмен тоеп яши. Ул көненә 3 сәгать зур теннис белән шөгыльлләнә, дөрес туклана. Картлар йортларында лекцияләр белән чыгыш ясый, киңәшләрен бирә, тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Күргәзмәдә – гүзәл табигать

Картиналар галереясенең зур залында бик матур күргәзмә эшли. Биредә Бөгелмәдә яшүче геолог-рәссам Фәрит Газизуллинның төрле елларда, илебезнең төрле төбәкләрендә иҗат ителгән картиналары урын алган. Фәрит 1965 елда КДУның геология факультетын тәмамлый. 20 ел Якутиядә экспедициядә була. Ә рәссам буларак беренче тапкыр 1995 елда таныла. Шуннан бирле ул 400гә якын картина иҗат иткән. 50гә якын күргәзмә оештырган. Алар барысы да матур картиналарны берләштергән.

Шәһәрдәшләребез дә шул матур картиналарны күрү бәхетенә ирештеләр. Фәрит Газизуллин фән кешесе генә түгел, кая гына барса, да ул табигать күренешләренә битараф калмый.

Рәссамның эстетикасын образларның тирәнлеге һәм иҗатның психологик кыйммәте билгели. Ул киләчәккә карап эшли торган рәссам. Кайбер картиналарын 3D эффекты белән ясый. Шулай ук ул төсләрне дә бик оста куллана. Аның картиналарын карагач елмаясы, тормышның һәр мизгеленең кадерен белеп яшисе килә. “Аның картиналарында тормыш чынбарлыгы хакимлек итә. Без аның картиналарын карап Памир, Якутия табигате белән танышабыз, Эльбрус тавы, боланнарның матурлыгын күреп сокланабыз, яшәүгә илһам алабыз”, - ди галерея хезмәткәре Әлфия Гарипова.

Күргәзмәгә килгән һәр кеше моның шулай икәнлегенә инана һәм үзенең күңеленә хуш килгән картинаны  таба һәм күңелен рухи яктан баета.

Картиналар галереясе хезмәткәрләре әйтүенчә, Фәрит Газизуллин үзенең паспорттагы яшеннән 20 елга яшьрәк күренә. Моңа аның табигатьне яратуы, гадәти булмаган яшәү рәвеше алып баруы тәэсир иткәндер, мөгаен.

Рәссамның барлык хезмәтләре зур форматта, зәвык белән эшләнгән. Экспозициядә Приполярья, Якутия, Себер, Кавказ  һәм илебезнең башка төбәкләренең табигате зур урын алган. Алар искиткеч матур итеп ясалган.

Картиналар арасында рәссамның эчке халәтен чагылдырганнары да бар. “Томанлы төшләр”, “Таш джунглида ялгызлык” кебек кратиналарын ул күңел төшенкелеген кичергәндә иҗат иткән.

Шулай да аның картинлары яктылык, матурлык белән күбрәк сугарылган. Алардан күңелгә ниндидер илаһи җылылык бөркелә. Рәссам тормышны ярата, һәр көннең тәмен тоеп яши. Ул көненә 3 сәгать зур теннис белән шөгыльлләнә,  дөрес туклана. Картлар йортларында лекцияләр белән чыгыш ясый, киңәшләрен бирә, тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Реаль тормышны картиналарга төшергәнгәдер инде аның күргәзмәсен Чаллы халкы да яратып өлгергән. Рәссамга киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев