Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртә: санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында азык-төлек сатып алу куркыныч

Җәй җитү белән шәһәрдә сәүдә предприятиеләре, базарлардан, ярминкәләрдән тыш сәүдә активлашты

"Хосусый затлар" азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш белән урамда сәүдә итә, ишегаллары ит, балык, сөт продукциясе, консервлар, кондитер әйберләре һәм башкаларны сату мәйданчыгына әверелә.


Мондый төрдәге сәүдә законсыз булып тора һәм тыела. Стихияле сәүдә урыннарында продуктларның сыйфатын һәм сафлыгын контрольдә тоту мөмкин түгел. Медицина тикшерүе һәм гигиена буенча белеме булмаган кешеләр, еш кына җирдән яки тартмалардан, автомашиналардан, багажниклардан һәм башка урыннардан сәүдә итә. Әлеге товарны җитештерү, китерү, сату, шулай ук «кулдан» сатучы кешеләрнең сәламәтлеген беркем дә контрольдә тотмый. Димәк, мондый продукциянең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы өчен беркем дә җавап бирми.


Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге шәһәр халкына санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында сатыла торган азык-төлек продуктларының эпидемиологик куркынычы турында искә төшерә. Санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу, азык-төлек продуктларын сатканда халык арасында (дизентерия, сальмонеллез, азык-төлек токсикоинфекцияләре, ботулизм һ.б.) күпләп йогышлы авырулар һәм азык-төлек белән агуланулар килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин.


Сәламәтлек саклау максатларында "кулдан" азык-төлек сатып алудан тыелырга кирәк: транспорт тукталышларында, автомашиналарда, җир асты кичүләрендә, базарларга якын территорияләрдә, кибетләр янында, торак йортлар ишегалларында һәм башка тыелган урыннарда.

 

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X